Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ярдәм итәчәкләр һәм күзәтеп торачаклар

Шушы арада Питрәч районы эчке эшләр бүлегендә җәмәгать советы утырышы үткәрелде. Анда район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да катнашты. Әлеге совет Россия Федерациясе Президентының "Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы каршында һәм территориаль органнарында җәмәгать советлары турында"гы 2011 ел, 23 май, 668 нче номерлы Указы нигезендә төзелгән.

Район җәмәгать советы составына керәләр: рәисе - Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры В.Захаров, рәис урынбасары - "Татмедиа" ААҖ "Питрәч мәгълүмат үзәге" директоры Н.Александров, секретарь - Питрәч 1 нче урта мәктәбе укытучысы С.Царевина, әгъзалары: "Меридиан" ҖЧҖ Р.Сираев, Питрәч мөхтәсибәте имамы Р.Галиуллин, "Кощак" ААҖ директоры Б.Идиятов, Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибы А.Хәкимуллин, "Ак барс-Питрәч" кошчылык комплексы" генераль директоры И.Кашапов, Никольск приходы настоятеле иерей Владимир, эшмәкәр И.Бәйрәмов.
Җәмәгать советы киңәшләшү органы булып тора һәм Россия Федерациясе гражданнары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре, дини һәм башка оешмаларның иҗтимагый әһәмиятле мәнфәгатьләрен килештерү, бүлекнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелә.
Ул үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Федераль Конституцион, федераль закон һәм башка нормативактларга нигезләнеп эш итә.
Җәмәгать советының төп бурычлары: гражданнар, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмаларның игътибарын җәмәгать тәртибе, хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру; бүлек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча граждан инициативалараы, җәмәгать берләшмәләре концепцияләре, программалары эшләүдә һәм тикшерүдә катнашу; Питрәч эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдә катнашу, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында; бүлек эшчәнлеге турында гражданнар фикере анализы һәм мәгълүматны җитәкчегә кадәр җиткерү; бүлек эшчәнлегенә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру.
Җәмәгать советы хокуклары: Питрәч эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүматны соратып алу; аның эшчәнлеге турында вазифаи затлар мәгълүматын тыңлау: эшчәнлекне камилләштерү уңаеннан җитәкчелеккә тәкъдимнәр кертү; бүлекнең аттестация комиссиясе эшендә катнашу; хезмәткәрләргә аларның хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итү; шикләнүчеләрне һәм гаеплеләрне мәҗбүри тоту урыннарында барып тикшерү; аларның хокук, ирек һәм законлы мәнфәгатьләре бозылу турында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән танышу; бүлек үткәргән киңәшмәләр эшендә катнашу.
Шулай итеп, җәмәгать советының төп бурычы булып бүлек эшчәнлеген камилләштерүдә ярдәм.
Питрәч районы эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Н.Закиров доклад белән чыгыш ясады. Ул анда бүлекне төзү тарихы, агымдагы елның 6 аенда эш нәтиҗәләре һәм борчыган проблемаларга тукталды.
Шулай ук җәмәгать советы һәм бүлек эше турында тәкъдимнәре белән район башлыгы Ш.Насыйбуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы А.Хәкимуллин, Никольск приходы настоятеле иерей Владимир, Эчке эшләр бүлеге пенсионеры В.Захаров чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса