Яшь питрәчлеләргә “тормыш бәһасе” турында сөйлиячәкләр
ТР Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе "Краш-курс" акциясе үткәрә.
Акциянең максаты юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләргә "тормыш кагыйдәләре" барлыгын аңлату."Краш-курс" 17 яшьтән 25 яшькә кадәрге аудиториягә каралган. Чараларда юл-патруль хезмәте инспекторлары, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре, ашыгыч медицина ярдәме табиблары катнашачак һәм үзләренең эш көннәре турында сөйләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа