Алга
  • Рус Тат
  • Яшь талантларыбызны Казан сәхнәләре көтә

    Яшь талантларыбызны Казан сәхнәләре көтә Питрәчлеләр Казан тамашачылары алдында чыгыш ясаячак Соңгы араларда район мәдәният йорты музыка һәм балалар тавышыннан гөрләп торды. Башта сайлап алу турлары, аннан соң гала-концерт үтте. Быел "Созвездие-Йолдызлык-2015" республика конкурсының зона туры да районыбыз сәхнәсендә үтте. Анда 1058 талантлы бала катнашты.

    Питрәчкә җомга көнне үк дүрт районнан: Мамадыш, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсеннән кунаклар килде.

    - Безнең сезнең районга беренче генә килүебез, "Йолдызлык"та 2009 елдан бирле катнашабыз, - дип фикерләре белән уртаклашты Кукмара районының "Выше радуги" вокаль ансамбле кызлары. - Монда барысы да искиткеч матур. Әлеге этапның үтеп китүе генә кызганыч. Әлбәттә дулкынландык, шулай да супер финалга чыктык.

    Суперфиналда Питрәч районыннан 19 номинант катнашачак. Бу төрле яшь категориясендә беренче, икенче һәм өченче урын алучы малайлар һәм кызлар, шулай ук коллективлар. Конкурста катнашучылар, укытучылар, ата-аналар, район җитәкчелеге кабатланмас номерлар әзерләүгә күп көч куйды, шуның нәтиҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелде.

    Сүз уңаеннан, унбишенче юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Конкурста катнашучылар әлеге темага мәгънәле, шул ук вакытта күңелләргә үтеп керерлек чыгышлар әзерләгән иде. Мәсәлән, "Гретта" бию коллективы "Тылда җиңү шулай яуланды" биюен тәкъдим итте.

    - Балаларга әлеге биюне өйрәтү идеясе биш ел элек туган иде, - дип сөйли Людмила Александрова. - Якташларыбызның - ветеран-тыл хезмәтчәннәренең җиңүгә керткән хезмәтләрен билгеләп үтәсе килде.

    - Ул вакытта хатын-кызларыбызга, балаларга бик күп эшләргә туры килгән, - ди "Гретта" төркеме кызлары. - Алар фронт өчен алны-ялны белми кырда һәм колхозда эшләгән. Без аларга ничек авыр булуын яхшы аңлыйбыз. Боларның барысын да биюдә күрсәтеп бирергә тырыштык.

    Яшь талантларның биюләре аша әйтергә теләгән ниятләре бик оста барып чыкты. Алар башка җиңүчеләр белән бергә Казан тамашачыларының күңелен яулаячак.

    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә катнашучыларның олысы да, кечесе дә җиңү өчен көченнән килгәннең барын да эшләде. Гала-концерт 30 номердан тора. Балаларның оста чыгышлары күңелләргә шатлык өсти, соклану, горурлык хисләре тудыра. Аларның һәркайсының җиңүгә омтылышы көчле иде.

    - Концерт бик ошады, фестивальне без барыбыз да яратабыз, - ди "Пластилин" студиясендәге нәни биюченең әнисе Зөһрә. Әлеге коллектив суперфиналга үтте. - Барысы да бик яхшы оештырылган. Балаларыбызны биюгә әзерләгәне өчен коллектив җитәкчесе Ирина Моисеевага без бик рәхмәтле. Минемчә, барлык ата-аналар да минем белән килешер. Һәр чыгышка күп көч куелуы күренеп тора. Балаларның барысы да бик тырышты, аларга: "Афәрин", диясе генә кала.

    "Созвездие-Йолдызлык-2015" республика конкурсының зона турында катнашу өчен 5 районнан 1058 гариза тапшырылган.

    Бу турда Питрәч районыннан 448 кеше катнашты.

    Районыбызның яшь талантлары дүрт 1 нче урын, тугыз 2 нче урын, өч 3 нче урын һәм жюридан 3 махсус бүләк алып, 19 бүләк яулады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: