Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Яз гүзәле–2017” фотоконкурсы игълан итәбез

    Яз - табигатьнең уянган, яңарыш чоры. Күңелләрне сихри матурлык һәм җылылык биләп ала.

    Язның килүен үзегездә тою өчен без кызлар һәм хатын-кызларны "Яз гүзәле - 2017" фотоконкурсында катнашырга чакырабыз (16 яшьтән башлап һәм өлкәнрәкләр).

    Фотоконкурста катнашу өчен 2017 елның 3 апреленнән 11 апреленә кадәр безнең algared@yandex.ru электрон адреска язгы темага фото юллагыз.

    Үзегезнең исем, фамилиягезне, телефон номерыгызны күрсәтегез. Һәр катнашучы конкурска бары бер генә фото җибәрә ала.

    12 апрельдән 20 апрельгә кадәр "Вперед" -"Алга" газетасының pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчене билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү үтәчәк.

    Конкурс спонсоры - "Топаз" ювелир салоны (Питрәч авылы, Казан урамы, 1В, универсам "Нарат").

    Сездән фотолар көтеп калабыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: