Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Әзерлек мөһим чара булып тора

Һәр төрле гадәттән тыш хәлгә әзер булып торырга кирәк. Моңа ирешү юлларын, шулай ук көтелмәгән катлаулы хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген гражданнар оборонасы белгечләре яхшы белә. Алар барлык белгәннәрен халыкка да җиткреә. Яз башында, төгәлрәге, 1 мартта - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.

Безнең илдә1932 елның 4 октябре гражданнар оборонасы оешкан көн дип исәпләнә. Бу көнне җирле һава оборонасы СССРда мөстәкыйль структурага әйләнгән.

Аның өчен тәүге авыр сынау булып Бөек Ватан сугышы тора, ул чакта структура көчләре белән күп сандагы бомбалар зарарсызландыра, көчле янгыннар сүндерелә, шулай ук төрле характердагы аварияләр ликвидацияләнә. Ул чакта безнең илдә беренче тапкыр халыкны саклау системасы төзелә. Ул меңнәрчә тыныч халыкның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Хәзерге вакытта гражданнар оборонасы дәүләт өчен бик мөһим булган - илебез иминлеген гарантияли. Менә шуңа күрә дә Россиядә Гражданнар оборонасы көне һәр җирдә үткәрелә. Аны бәйрәм итү көне - 1 март Халыкара гражданнар оборонасы оешмасының Генераль Ассамблеясы сессиясендә сайлана.

- Безнең районда гражданнар оборонасы буенча белгечләр һәм коткаручыларның бурычлары аз түгел. Монда табигать катаклизмнарына әзерлек - янгыннар, язгы ташкыннар, дөньядагы конфликтлар уңаеннан килеп чыккан вакыйгалар, террористик актлар, - диде Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасын тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Павлова. Мәсәлән, Питрәч һәм башка авыл җирлекләрендә төрле өйрәнүләр үткәрелә, алар гадәттән тыш хәлләрдә эш йөртүгә юнәлдерелгән. Узган ел ахырында гадәттән тыш хәлләр булган очракта халыкны күпләп эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уңышлы үтте. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен янгын частьларына экскурсияләр еш оештырыла, анда аларга коткаручылар эше турында сөйләп кенә калмыйлар, ә төрле хәлләрдә ничек эш йөртергә кирәклеген күрсәтәләр, халыкны саклау чаралары белән таныштыралар. Алар да әзерлекнең мөһим чара булуын яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса