Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Исәнме, мәктәп!

02 сентября 2020, 15:00

1276

0

0

Ике ел элек район мәктәпләрендә 3 меңгә якын укучы белем алса, быел бездә 4 меңгә якын мәктәп укучысы бар, шуларның 590ы - беренче сыйныф укучылары.

Җәй сизелмичә дә диярлек үтеп китте... Көтеп алынган 1 сентябрь - Белем көне, күпләр өчен тантаналы, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм. Моңсу, чөнки берни турында да борчылмыйча, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек биргән җәй, күңелдә якты хатирәләр генә калдырып, үтеп китте. Җәйге тын кичләрдән соң, шау-шулы ыгызыгылы көннәргә керү җиңел түгел! Быел озакка сузылган каникуллардан соң бу аеруча нык сизелә. Алда янә билгесезлек кебек тоела. Беренче сыйныф укучылары әти-әниләренә сыеналар, үзләрен әле бик тыйнак тоталар. Алда аларны күпме яңа һәм кызыклы вакыйга
лар көтә! Ә менә югары сыйныф укучылары инде башкача. Алар үз-үзләренә ышаналар. Бик тиздән, 1 сентябрь алар өчен балачак һәм яшьлек, беренче укытучы һәм беренче кыңгырау турында бер минутлык хатирә генә булып калачак.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса