Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат

Питрәчнең туган якны өйрәнү музее

Питрәчнең туган якны өйрәнү музее
  • Эш вакыты:

    дш-җом: 08:00 – 16:00

  • Телефон:
    • 8 (84367) 3 06 84
  • Сайт:

    https://km-pestr.kazan.muzkult.ru/

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Питрәч авылы, Советская урамы, 8 нче йорт

1986 елда Питрәч районының Хәрби һәм хезмәт даны музеена нигез салына. Нигез салучысы – туган якны өйрәнүче тарихчы, 1960 елларда Питрәчтә мәктәп музеен оештыручы, укытучы Петр Яковлевич Козлов. Питрәч авылы, туган як тарихы турындагы фотосурәтләрнең, документларның күп өлеше аның тарафыннан туплана. 80 нче елларда, П.Я. Козлов үлеменнән соң, мәктәп музее бөтенләй диярлек юкка чыга. 1986 елда музей өчен бина бүлеп бирелә һәм экспонатлар җыю башлана. Беренчеләрдән булып көнкүреш әйберләре, нумизматика, фотографияләр җыела. 1988 елның 8 маенда музей ачылуга 2 залда урнаштыру өчен экспонатлар җитәрлек була. Район туган якны өйрәнү музее шул көннән эшли башлый, ул ХХ гасыр башындагы борынгы бинада урнашкан. Хәзерге вакытта бирегә килүчеләр белән эшләүнең яңа формалары тәкъдим ителгән. Болар: музей-педагогик дәресләр, тарихи һәм тематик квестлар һәм башкалар.