Әзерлек яхшы, урак башланганны гына көтәбез
Уракка төшәргә дә санаулы көннәр калып бара. Район комбайнчылары, аларның ярдәмчеләре, механизаторлар, ындыр табагы хезмәткәрләре яңа уңышны җыеп алырга әзерләнә. Белгечләр һәм игенчеләр сүзләренә караганда, быел иген мул. Районда, гадәттәгечә, урак алдыннан комбайннар парады башланды. Район һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре комбайннарның әзерлеген тикшерергә кереште. Алар үз эшләрен Шәле авылы хуҗалыгыннан башлады.