Приютта тәрбияләнүчеләргә тагын ярдәм кулы суздылар
Соңгы елларда республикада теге яки бу социаль проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар төзелә, акцияләр үткәрелә. Шундый проектларның берсе бу “Бергә булдырабыз” проекты, аның төп максаты – социаль приютларда яшәүче балигъ булмаганнарга киләчәктә мөстәкыйль тормышка кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алу өчен уңай шартлар тудыру. “Шатлык” социаль приютында әлеге проект кысаларында булдырылган тегү бүлмәсе ачтылар.
Тегү бүлмәсе ачылу – мөһим һәм үзенчәлекле вакыйга, аны приют җитәкчелеге дә, иҗтимагый оешма да игътибарсыз калдыра алмый. Шул сәбәпле, аны җәйге акция белән берләштерергә дигән карар кабул ителде, аның кысаларында, региональ иҗтимагый оешма мавыктыргыч бәйрәм үткәрде. Көчле музыка, сабын куыклары шоуы һәм фәнни экспериментлар да булды монда.
Моннан тыш, бу көнне оешма тарафыннан приютка өс киемнәре һәм аяк киемнәре рәвешендә гуманитар ярдәм тапшырдылар һәм шулай ук бәйрәм өстәле әзерләделәр.
- Бездә бүген зур бәйрәм, чөнки безгә кабат “Ярдәм кулы” килде, - дип уртаклашты “Шатлык” социаль приюты директоры Резеда Хәлилова, - әлеге иҗтимагый оешма безгә инде өч ел дәвамында ярдәм итә, ул безнең ихтыяҗларга һәм балаларның теләкләренә колак сала. Әлеге тегү бүлмәсе безгә балаларны көнкүрештә бик кирәк булган гади тегү алымнарына өйрәтергә булышыр, дип өметләнәм.
Балалар еш кына нинди дә булса чараларга баралар, һәм соңгы вакытта кием мәсьәләсе бик кискен торды, ләкин хәзер, иҗтимагый оешма ярдәмендә, бу проблема хәл ителде, кием барлык үлчәмнәрне һәм балаларның теләкләрен исәпкә алып сатып алынды. Шулай ук, әлеге оешма ярдәмендә, җәен приютта балалар өчен мавыктыргыч чаралар үткәрелә.
- Күптән түгел без тегү бүлмәсендә ремонт ясадык, партнерларны, спонсорларны җәлеп иттек һәм яхшы җиһаз сатып ала алдык, - диде хәйрия оешмасының башкарма директоры Олег Жидких. – Болар барысы да балаларда әлеге авыр, әмма бик кирәкле эшкә өйрәнү һәм шөгыльләнү теләге барлыкка килсен өчен эшләнде. Чөнки яшүсмер ниндидер яңа, заманча әйбер күрә икән, аның моңа тартыласын без яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә бу юнәлештә үсеш алу үзен озак көттермәячәк.
Без шулай ук тегү эше белгече Әлфия Җамалиеваны да чакырдык, ул бүген мастер-класс үткәрәчәк, тегү машинасының ничек эшләгәнен күрсәтәчәк, балаларга дәресләрнең ничек узачагы һәм алдагы планнар турында сөйләячәк. Сүз уңаеннан, киләчәктә балалар өчен дәресләрне нәкъ тә Әлфия үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia