Керәшен Сәрдәсе авылында Май чабу бәйрәме булып узды (+фото)
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында Май чабу - кышны озату бәйрәмен зур итеп оештырдылар.
Авыл үзәгендө җыелган сәрдәлеләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кызыклы конкурсларда катнаштылар, җырлар җырладылар. Бала-чага тау шуды. Нәкъ бу көнне алар кышны озаттылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр. Май чабу атнасының соңгы көне - Кичерү якшәмбесе булганлыктан, авыл кешеләре бер-берсеннән кичерү сорадылар. Шулай ук Май чабу бәйрәменең тагын бер йоласын үткәрделәр - кышны гәүдәләндергән карачкыны яндырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа