Җәмгыять

Шәле зиратында тротуар барлыкка килде

Эшләр җирле халык җыйган акчага башкарылган.

Люция Сираҗиева фотосы

Шәле авылы зиратында килүчеләргә уңайлы булсын өчен брусчаткадан тротуар төзегәннәр. «Мәрзия» мәчете имам-хатыйбы Исламгали Мөхетдинов билгеләп үткәнчә, яңгырлы вакытта юлны су баса, кышын көртләр күмеп куя. Һәм бу проблеманы өлешчә хәл итәчәк.

Эшләр җирле халык җыйган акчага башкарылган. Акчалар материалларга (55 мең сум), шулай ук эшчеләргә түләүгә (123 мең сум) киткән.

- Инициатор – безнең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов. Без идеяне хупладык, - дип билгеләде ул.

Шәле авылы имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов әйтүенчә, хәзер Вахитов урамыннан үтеп, үлгәннәр өчен дога укырга һәм туры юлдан мәдәният йортына таба чыгарга мөмкин.

- Фәнис, Фаил, Илнур, Руслан, Ришат, Ринас, Йосыф абый һәм башкаларга аерым рәхмәт. Иганәләрегез (садакаларыгыз) кабул ителсен! - диде Тимур хәзрәт.

Монда күпме каберлек булуын әйтүе кыен. Бу зират Шәле авылы барлыкка килгәннән бар дип санала. Димәк, аңа берничә йөз яшь. Моны иске каберлекләр дә раслый.