Вакыйгалар календарен тәкъдим итәбез
Гыйнвар
Авыл язмышына битараф булмаган кешеләр көче белән Кәвәлдә купельле часовня ачтылар. Ул яхшы эшли. Анда быел ике бәйрәм – Тройсын, шулай ук Иван Купала бәйрәме оештырдылар, анда сигез кеше өчен чумылдыру йоласы үткәрелде. Баш инициатор Олег Шипшов сөйләгәнчә, әлегә монда килүче кешеләр сәдака акчаларын тәрәзә төбендә калдыралар, бу максатлар өчен тартма куярга ниятлиләр. Үз приходларын булдыру мәсьәләсе карала.
Февраль

Питрәчтә 1322 квадрат метр мәйданлы “Форвард” ябык футбол манежы ачылды. Анда төрле яшьтәге йөзгә якын бала шөгыльләнә. Балаларның тренерлары Александр Каляшин һәм Сергей Одинцов. Спорт объектында иптәшләрчә очрашулар, район турнирлары үткәрелә. Манежга бару юлына күптән түгел асфальт җәелде, шуңа күрә бина авыл читендә урнашкан булса да, анда баруда проблемалар юк. Яшь питрәчлеләр арасында футбол тагын да популярлаша башлады.
Март

Питрәчлеләр “Бөтен гаилә белән сайлауларга!” акциясендә актив катнаштылар. Поликарповлар гаиләсе тавыш бирү көнендә никахларын законлы теркәделәр. Туй датасын нәкъ менә сайлаулар көненә билгеләргә планлаштырмаганнар, гаиләләренең бөтен ил өчен шундый мөһим көндә барлыкка килүенә шатланганнар әлбәттә. Питрәч районында яшәүчеләрнең 89,39 проценты Россия Президенты сайлауларында катнашты.
Апрель

Илһам Кашапов район башлыгы вазифасыннан китте. Тәҗрибәле идарәче алдына Минскида Татарстан вәкиллегенең эшен яңарту һәм активлаштыру бурычын куйдылар.
Башлангыч салынган. Илһам Кашапов Татарстан галимнәре һәм тармак экспертлары делегациясе белән Беларусь милли фәннәр академиясендә һәм аның фәнни-тикшеренү институтында булды. Мәгариф министрлыгы линиясе буенча уртак проектларның берсен гамәлгә ашыруда катнашты, берничә башлангыч сөйләшүләр уздырды. Илһам Миңнеханович билгеләп үткәнчә, якларның үзара хезмәттәшлеге инде югары дәрәҗәдә җайга салынган, Белоруссия һәм Татарстан предприятиеләре арасында тотрыклы элемтәләр урнаштырыла.
Май

Күн авылында мәдәният йортына якташыбыз, РФның атказанган артисты Айдар Хафизов исеме бирелде. Хәзер җирле мәдәни үзәк бинасында мемориаль такта эленеп тора. Ә бина эчендә зур булмаган, әмма экспонатларга бай музей төзегәннәр. Анда артистның балачагыннан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәрге күпсанлы фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре саклана. Айдар Садриевич туган ягында җирләнде.
Июнь

Алтынчы “Әлбәден” Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивалендә 12 мең кунак, 370тән артык реконструктор, 17 берәмлек хәрби техника катнашты. Вакыйга Әлбәден авылында туган бөек шәхес, Брест крепостенең соңгы сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка багышлана.
Июль
Керәшен Сәрдәсе авылына керү юлын яңарттылар, күпергә капиталь ремонт ясадылар һәм Совет урамына яңа асфальт катламы салдылар. Авылга кадәрге юлны тулысынча яңарттылар. Ә авылның гамәлдәге асфальт юлы өстенә ике катлам асфальт салдылар һәм юлны җиде метрга кадәр киңәйттеләр. Чиркәү, яңа ФАП, мәктәп һәм музей янында машина кую урыннары барлыкка килде. Гомумән алганда, 2,2 километр юл яңартылды.
Август

“Безнең ишегалды” республика программасы быел 14 күп фатирлы йортны колачлады. Алар барысы да район үзәгендә урнашкан. Болар – Мелиораторов, Молодежная, 65 лет Победы, Казанская һәм Советская урамнарындагы кайбер йортларның ишегаллары. Эшләр исемлегенә юлларга асфальт салу, яктырту һәм кече архитектура формаларын урнаштыру кертелгән.
Сентябрь

Көектәге “Алгоритм” лицеенда янкорма төзелде, бу рекордлы санда укучыларны кабул итәргә мөмкинлек бирде – якынча 3,5 мең бала, шуларның 450се беренче сыйныф укучылары. Яңа корпуста 30 уку кабинеты һәм рекреация зонасы, айти-кабинетлар һәм лингафон сыйныфы, интерактив зал һәм иҗат остаханәләре бар. Бинаның аерым керү урыны, сак посты бар. Корпусның исеме “Алгоритм орлят” дип атала, биредә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирәләр.
Октябрь

Питрәч район судына 85 ел булды. Коллектив составына биш судья, дүрт ярдәмче, биш суд утырышы секретаре, өч канцелярия хезмәткәре, администратор, техник хезмәткәрләр керә. Судьялар барлык категория эшләрне карый. Халык санының бик тиз үсүе сәбәпле, аларга елданел йөкләнеш арта.
Ноябрь

Арышхазда авылында “У дома” дигән яңа кибет ачылды. Аның мәйданы 50 квадрат метрдан аз гына артыграк. Зур өлешен сәүдә залы алып тора, шулай ук склад, санузел җиһазландырылган. Киштәләрдә көндәлек продукция – икмәк, сөт, он, ярмалар, шикәр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, конфет һәм печенье тәкъдим ителгән. Районда бу “Авыл кибете” республика программасы буенча төзелгән бишенче объект. Ул “Питрәч "РАЙПО” кулланучылар кооперативына керә.
Декабрь
Көек авылында “Яшьлек” торак комплексы территориясендә “Елмаю” балалар бакчасы ачылды. Ул 14 төркемгә бүленгән өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге 390 балага исәпләнгән. Хезмәткәрләр штаты тулысынча формалашкан. Коллектив 21 педагогтан тора. Мәктәпкәчә учреждение билингваль, ягъни ике телле: тәрбияләнүчеләрне рус һәм татар телләрендә укыталар.