Питрәчлеләр йорт хайваннарын терки һәм вакцинация ясата ала
Җәмгыять

Питрәчлеләр йорт хайваннарын терки һәм вакцинация ясата ала

Бушлай хезмәттән киләсе атнада файдаланып була

Питрәч районы авылларында йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай вакцинация ясатып булачак.

4 ноябрьдә белгечләр Беренче Майда (кибет янында) 9:30дан 10:00гә кадәр һәм Богородское авылында (авыл советы бинасы янында) 10:00дән 10:30га кадәр, Көек авылында («Светлый» торак комплексы парковкасында) 10:45тән 11:30га кадәр кабул итәчәкләр.

6 ноябрьдә ветеринария табиблары 9:30дан 10:00 сәгатькә кадәр Кощак авылында (амбулатория каршындагы парковка), 10нан 10:45 сәгатькә кадәр «Царево» торак комплексында («Территория комфорта» офисы) һәм 11дән 12 сәгатькә кадәр «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендә булачак.