Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе мәгълүматы буенча
Питрәч районы җәмәгать судьясы административ хокук бозулар турындагы ике эшне карады.
26 октябрьдә И.И. Шәриповка карата эш каралды. Протокол нигезендә, 31 августта 00:45 сәгатьтә Көек авылындагы йорты янында ул исерек хәлдә Kia Rio автомобилен йөрткән. Суд утырышына ир-ат килмәгән, ләкин гаебен таныган.
Шулай ук Югары Ослан районында яшәүче Д.Р. Асадулинга карата эш каралды. Протокол нигезендә, 26 августта 09:20 сәгатьтә М-7 «Волга» автоюлының 857 км на ул исерек хәлдә Toyota автомобиле белән идарә иткән. Ир-ат утырышка шулай ук килмәгән, гаебен таныган.
Аларның икесенә дә 45 000 сум штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.