Бераз яңгыр явуы ихтимал
Бүген Питрәч районында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Иртән бозлавык булырга мөмкин, ә көндез урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, әмма иртән кайбер урыннарда 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Температура +2 дән +7 градуска кадәр җылы булачак.