Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөрестән дә, исемнең мәгънәсе начар булса, аны алыштырырга кирәкме

Укучыбыз соравына Шәле авылының “Заһир” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов җавап бирә.

- Гомумән, мөселман исеме икән, ул чакта аны үзгәртергә кирәкми. Аның мәгънәсен белергә кирәк, кайбер кешеләр баласына, һичшиксез, гарәп исеме бирергә кирәк, дип уйлый, ә бит безнең үзебезнең татар исемнәре дә бик күп. Әлбәттә, бу дөрес фикер түгел, дөньяда төрле халыклар яши, аларның үзләренең матур яңгырашлы исемнәре бик күп. Иң мөһиме, исемнең мәгънәсе ислам кануннарына каршы булмасын, исламда балаларга гарәп исемнәре бирергә кушылмаган.
Әгәр кешенең исеме начар мәгънәгә ия булса, яки гөнаһны (ширк) аңлатса, ул чакта исемне мөселман исеменә алыштырырга кирәк. Ширк – ул кайбер кешеләрне яки предметларны кодрәтле көчкә ия дип, аларны Аллага тиңләү.
Хәдисләрдә язылганча, Аллаһ илчесе исеме начар мәгънәне аңлаткан кешеләрнең исемнәрен алыштырган. Мәсәлән, “Сәхих” ӘлБохари җыентыгында түбәндәгеләр язылган: Аллаһ илчесе янына бер кеше килгән. Ул аннан исемен сораган. Ә теге кеше: “Минем исемем Хазн (Дорфа)” дигән. Аллаһ илчесе аңа: “Син Сахль (Йомшак)” дигән.
(«Сәхих» Әл-Бохари, 6190 нчы хәдис, Сә’ид ибн-ульМусаиб тапшырган). Аллаһ барысын да белүче.


Кадерле укучыларыбыз!

Әгәр дини мәсьәләләргә кагылышлы сораулар кызыксындырса, 88436730482 телефон номеры буенча редакциягә шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса