Язгы чакырылыш вакытында электрон повесткалар тест режимында киләчәк
Җәмгыять

Язгы чакырылыш вакытында электрон повесткалар тест режимында киләчәк

Бу хакта оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итте

1 апрельдә старт алачак язгы чакырылыш вакытында электрон повесткалар сынау режимында киләчәк. Бу хакта ТАСС Дәүләт Думасының оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, кәгазь повестка 2024 елгы язгы чакыруда төп документ булып кала. Электрон повестка бары тик кәгазь повестканы кабатларга һәм тест режимында гына таратылырга мөмкин.

Закон нигезендә, хәрби бурычлыларга повесткалар язма рәвештә җибәрелә һәм электрон рәвештә кабатлана. Электрон повестка гражданның шәхси кабинетында «тиешле мәгълүмат ресурсы, мәгълүмат системасында» урнашканнан соң тапшырылачак. Моннан тыш, повестка турындагы хәбәр гражданга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетына җибәреләчәк.

Повестка реестрда урнаштырылган көннән соң 7 көн узгач тапшырылган дип санала. Башка ысуллар белән бирелгән булса, бу кулланыла ала.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.