Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Инвалид балаларны карау буенча түләүләр арта

Үзенчәлекле балаларга аерым тәрбия кирәк. Шуңа күрә аларга ярдәм итү өчен махсус льготалар һәм пособиеләр булдырылган. 1 июльдән инвалид балаларны һәм балачактан инвалид булган балаларны карау буенча айлык түләү шактый артты.

Аның күләме ике тапкыр диярлек арта - 5500 сумнан 10000 сумга кадәр. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1200 сум тәшкил итә.
Арттырылган күләмдә түләүне июль аенда мөрәҗәгать итүчеләр генә түгел, әлегә кадәр бу төр түләүне ала торган 9 мең кеше дә алачак. Түләүне арттыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Айлык түләү артканчы инвалид-бала яки балачактан беренче төркем инвалидларны караучы 9500 татарстанлыга 5500 сум акча түләнә иде.
- Айлык акчалата түләүне Россиядә яшәүче, хезмәткә яраклы булып та, 18 яшькә җитмәгән инвалид-бала яисә балачактан беренче төркем инвалидны караучы гражданнар ала. Әлеге төр түләү инвалид-баланың яки балачактан инвалидның пенсиясе буенча билгеләнә, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли. Шулай ук Пенсия фонды органнарындагы клиентларны кабул итү хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса