Федераль программа кысаларында район 6 мәктәп автобусы алды.
Алар Көек авылының "Алгоритм" технологик лицее укучыларын йөртүгә җәлеп ителәчәк. Ачкычларны тапшыру тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Лицейның 600гә якын укучысын йөртү өч маршрут буенча башкарылачак. Яңа автобуслар куркынычсызлыкның төп таләпләренә тулысынча туры килә.
Мәктәп җитәкчелеге һәм ата-аналар исеменнән республика Президентына рәхмәт сүзләрен лицей директоры Светлана Глибина җиткерде.
Без 23 кешелек 6 яңа ГАЗ автобусын алдык. Республика ярдәме белән Көек авылында мәктәп барлыкка килде, ә хәзер без укучыларны йөртүне дә оештыра алабыз, - дип билгеләп үтте ул.