Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе ял көннәрендә «Әлбәден» хәрби уеннары» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак

Чара үтәчәк урында әзерлек эшләре бара.

Вакыйганың үзәге булып сугыш фрагментлары торачак. Тамашачыларга Брест крепостеның гарнизонына һөҗүм итү, аның оборонасы һәм азат ителү күренешләре аша Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләрен күрсәтәчәкләр. Боларның барысын да чынбарлыкка якынайтып күрсәтүгә Россиянең алты федераль округыннан җыелган өч йөздән артык тарихи реконструктор җәлеп ителәчәк. 1941-1945 еллар атмосферасын хәрби техника һәм кораллар, солдат һәм офицерлар формасы, декорацияләр һәм күргәзмәләр аша булдырачаклар.
Биредә ял итүчеләр өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.

Кунакларга уңайлы булсын өчен Мишә елгасы яр буенда глэмпинг, уңайлы туклану урыннары әзерлибез, - дип билгеләп үтте фестиваль җитәкчесе Наилә Таҗиева. – Реконструкцияләр арасындагы тәнәфесләрдә интерактив мәйданчыкларга барып булачак, анда сугыш елларында төрле хәрби белгечлекләр:
элемтәчеләр, саперлар, минерлар, медиклар һәм башкаларның эше тәкъдим ителәчәк. Кечкенә кунакларны тематик уеннар һәм мастеркласслар, ә олырак балаларны - мавыктыргыч тарихи квестлар, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» курсы, «Ворошилов атучысы» конкурсы, штыклы сугыш, «Калашников» автоматын
сүтеп-җыю, тарихи корал макетларыннан ату көтә, - дип сөйләде ул.

Күренеш элеккегедән дә мавыктыргыч булачак. Барыннан да элек моңа яңа декорацияләр төзү һәм гамәлдәгеләрен эшләп бетерү хисабына ирешеп
булачак. Күзәтүне комачаулап торган капонир биеклеген киметәләр, Кобрин капкаларын күтәрәләр, чик буе заставаларын ясыйлар.
Фестиваль безнең легендар Советлар Союзы Герое, Брест крепосте сакчысы Петр Гаврилов истәлегенә багышлана. Әлбәден авылына керү юлында аның бюсты куелачак, ул музей ягында урнашачак һәм 22 июньдә тантаналы рәвештә ачылачак. Хәзерге вакытта бюст астына нигез салу белән шөгыльләнәләр. Якын-тирәдәге территорияне төзекләндерәләр.

Кичә авыл клублары һәмүзәк район китапханәсе хезмәткәрләре өмәгә килделәр: сәхнә конструкцияләрен, эскәмияләрне, шлагбаумны, чик буе баганасын, фотозоналарны һәм музей бинасын буядылар, - дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова.

Фестиваль көнендә ул, гадәттәгечә, күп сандагы кунаклар өчен экскурсия үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса