Технология укытучысы гипс һәм кәгазьне файдалы күнекмәләргә, ә күнекмәләрне һөнәргә әверелдерә
“Царево” торак комплексында урнашкан “Прогресс” күппрофильле лицеенда хезмәт (технология) дәресендә такта ышкылап яисә алъяпкыч тегеп кенә калмыйлар – биредә киләчәкне проектлыйлар. Рәхим Ихсановның остаханәсе әнә шундый иҗат үзәгенә әверелгән, анда күңелсез лекцияләр яисә кирәксез вак-төяк әйберләр ясау урынына чын инженерлык бюросы мохите хөкем сөрә.
Юристның верстак артына килү юлы
Рәхим Әсхәт улы педагогикага, укытучылар өчен гадәти булмаган юл үтеп, аңлы рәвештә килгән. Аның беренче белеме – юридик. Алты ел буе “кәгазь” эшендә йөрү аны көтелмәгән нәтиҗәгә алып килгән:
– Мин кешеләр белән эшләргә яратуымны аңладым, әмма үз кулым белән нәрсәдер тудыру миңа тагын да якынрак иде. Технология – физика, химия һәм тарихтан алган белемнәрне бер үк вакытта гамәлдә кулланып була торган бердәнбер фән. Пандемия вакытында мин яңадан белгечлек буенча укулар үттем һәм 2022 елдан башлап әлеге лицейда эшлим. Мин башта проектны үзем ясап, үз җилкәмдә сынап карыйм, аннары гына аны балаларга тәкъдим итәм.
Мондый иҗади караш үз җимешләрен бирә: күптән түгел Рәхим Ихсанов Татарстан Республикасының иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керә һәм “Ел укытучысы” бәйгесенең финалисты була. Әмма аның өчен иң зур бүләк — дәрестә күңелсез бурыч түгел, ә мавыктыргыч бер дөнья күрүче укучыларының янып торган күзләре.
Проект буларак мич
7 “М” сыйныфы өчен бүгенге дәрес традицияләрне һәм заманча материалларны берләштергән проектка багышланган. Балалар җылыту миченең 1:10 масштабындагы чын моделен төзиләр. Моның өчен гадәти булмаган материал – кулдан ясалган гипс кирпечләр кулланыла.
Бу процесс ике этапка бүленгән. Башта малайлар кирпечләрне клейсыз гына берсе өстенә берсен тезеп чыгалар, аның геометриясен һәм һава тартуын тикшерәләр. Чираттагы дәрестә бу конструкция махсус клей ярдәмендә агач нигез өстенә тулысынча җыелачак. Нәтиҗәдә, укучылар өйләренә алып кайта алырлык чын сувенир әзер булачак. Бу мичләр төнге яктырткыч, яшерен урын (тайник) яисә интерьер бизәге булып хезмәт итә ала. Шул ук вакытта алар функциональ дә: ике-өч кәгазь “утын” салып, аларны чынлап та ягып карарга һәм яну, һава алмашыну принципларын күрсәтергә мөмкин.
Рәхим Ихсанов укытуда проект методын куллана, уку елын дүрт зур проектка бүлә. Беренче чирек ясала торган гипс мичләрдән тыш, балалар спагеттидан күперләр төзүне (инженерия), кәгазь һәм картон белән эшләүне (конструирование), агач эшен (столярлык) һәм пластик конструкторларны (робототехника) өйрәнәләр.
Кабинеттагы җиһазлар заман рухына туры килә: гадәти ышкы, лобзик һәм напильниклардан тыш, биредә 3Д-принтер, бораулау станоклары, шулай ук санлы программалы идарәле шомарту һәм фрезер станоклары бар. Шул ук вакытта төп басым кул хезмәтенә ясала.
– Җиденче сыйныф укучыларына электр инструментларын ышанып тапшырырга әле иртәрәк, – ди Рәхим Әсхәт улы. – Әмма кул моторикасы, сызымнарны укый белү һәм командада идарә итү күнекмәләре аларда гомергә калачак.
Укучыларның берсе – Иван Малафеев — киләчәктә архитектор булырга планлаштыра. Ул агач йомычкасы исен тою һәм материаллар хаосыннан тәртипкә салынган конструкция тууын күрү үзенә бик ошавын яшерми. Әтисе ишегалдында түбә (навес) төзүче Булат Гыймадиев бу дәресләрнең тормыш белән турыдантуры бәйләнешен күрә:
– Мин әтигә түбә ябарга булышам. Рәхим Әсхәтовичның дәресләре миңа барысының да ничек корылганын аңларга ярдәм итә.
Статика урынына динамика
Рәхим Ихсанов коры формализмнан кача, җанлы сөйләшүне өстен күрә. Ул заман баласының күңелсез дәрес урынына телефон сайлавын яхшы белә, шуңа күрә аның максаты – үз куллары белән мич ясау процессын теләсә кайсы мобиль уенга караганда кызыклырак итү.
– Балалар моңа шатланып кына риза була, – ди елмаеп укытучы. – Алар минем бу эшкә чын күңелдән гашыйк булуымны сизәләр. Мин үзем нәтиҗәгә сөенгәндә, алар да минем белән бергә шатлана.
“Прогресс” лицеенда бүгенге көндә технология – ул узган гасырдагы эшче куллар әзерләү түгел, ә киләчәкнең креатив инженерларын тәрбияләү икәнен яхшы аңлыйлар. Җиденче сыйныф укучылары гипс кирпечләрне берсенәберсен туры китереп сыпырган арада, алар сизмәстән үзләренең киләчәк һөнәрләренең нигезен төзиләр