Узган атнада М-7 автоюлының 861 нче чакрымында үлгән төлке гәүдәсе табылган.
Аны Яр Чаллыдан узып баручы кешеләр күреп ала. Алар кыргый хайванның тиресен һәм башын ала, тик танышлары аларга төлкене котыру авыруына тикшерергә киңәш итә. Шулай эшлиләр дә. Нәтиҗәдә, Тукай ветеринария лабораториясе төлкенең, чыннан да, котыру авыруы йоктырган булуын раслый. Авыру кеше өчен дә куркыныч, шуңа күрә төлке гәүдәсен табучылра шунда ук прививка ясатырга ашыккан.
Үле төлке табылган территория Күн авыл җирлегенә карый. Шул уңайдан аның территориясендә терлекләрдә котыру авыруы буенча карантин кертелгән.
Карантин вакытында прививкасыз хайваннарны алып кайту, чыгару һәм күчерү тыела. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру, авыруга бирешүчән хайваннарны чыгару һәм кыргый хайваннарны зоопарклар өчен тоту тыела. Карантин котыру авыруы шиге булган соңгы хайванны суйганнан соң 60 көн дәвамында дәвам итәчәк.
Ветеринария хезмәте даими рәвештә этләр һәм мәчеләргә котыру авыруыннан вакцинация үткәрә. Ул хәзер дә дәвам итә. Күн авыл җирлегендә барлык терлекләргә дә вакцина ясарга туры килде, - дип сөйләде район ветеринария берләшмәсене башлыгының эпизоотик эш буенча урынбасары Юлия Барлева.