Кощак авылында яшәүче бер кеше - 430 мең сум, ә Званка авылында яшәүче 340 мең сум акчасын югалткан.
Җинаятьчеләр киң таралган схема буенча эш иткән. Алар банклар һәм эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренең ялган номерлары аша шалтыраталар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Аннары корбаннарын онлайн-кредит рәсмиләштерергә, кергән акчаларны картадан кулга алырга һәм, кредитны түләү өчен резерв счетына күчерергә ышандыралар. Кайчагында мошенниклар үзләренең махинацияләрен телеграмма-мессенджер аша үткәрә.
Бу җинаять эшләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге шөгыльләнә. Бүгенге көндә аларда телефон аша мошенниклык һәм карталардан акча урлау буенча 18 эш бар. Ел башыннан Интернет һәм телефон элемтәсе аша кылынган 50дән артык җинаять теркәлгән.
Картаның икенче ягындагы куркынычсызлык кодларын, онлайн-кушымталарның логиннарын, СМС хәбәрдәге кодларны, карта номеры беркемгә дә хәбәр итмәгез. Банк хезмәткәрләре сезнең яшерен мәгълүматны телефон аша сорый алмый. Шалтыратучының инструкцияләре буенча операцияләр ясарга кирәкми! – дип уяу булырга чакыра халыкны безнең район буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Азат Хәбибрахманов.
Шикле кешеләр шалтыраткан очракта, 02/102 номеры полициягә яки Россия Эчке эшләр министрлыгына 8-800-222-74-47 номеры буенча мөрәҗәгать итегез.