Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олан Иле бистәсенең берничә яңа урамына чиста су киләчәк

Суүткәргеч биш километрга кадәр сузылачак.

Берничә ел дәвамында Татарстанда «ТР торак пунктларында төзелергә, капиталь ремонтланырга һәм реконструкцияләнергә тиешле суүткәргечләрдән халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» озак сроклы республика программасы тормышка ашырыла.

Әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында Питрәч районында апрель ахырыннан Олан Иле бистәсенең берьюлы алты урамында су үткәрү эшләре башланган.

Төзүчеләр көче белән Кленовая, Агрономическая, Ягодная, Бәхетле урамнарында яңа суүткәргечләр булачак һәм аннан соң төзүчеләр аны гамәлдәге магистраль суүткәргечкә тоташтырачаклар. Хәзерге вакытта километр ярым арада үткәргечләр салынган инде.

Барлыгы биш километрга якын суүткәргеч сузарга кирәк, - диде баш инженер Наил Вәлиев. – Барлык эшләр дә график һәм план нигезендә башкарыла. Яңгырлы көннәрдә коеларны монтажлау белән шөгыльләнәбез. Әзерлек операцияләре үткәрәбез. Ягъни эш бер көнгә дә туктап тормый. Сүз уңаеннан, Ягодная урамында торбалар салынган инде, кое урнаштырылган, барысы да монтажланган. Бүген үк суны җибәрергә була.

Төзелеш оешмасы су үткәрү белән генә чикләнми. Эшләр тулы күләмдә алып барыла. Һәр 60 метр саен урнаштырыла торган коелардан тыш, янгын гидрантлары да урнаштыралар, фитинглар, су бүлгеч коллекторлар куялар. Шәхси затларга бернинди мәшәкатьсез суүткәргечкә тоташырга мөмкин булачак. Барлык эшләрне башкарганнан соң, гидрантларны сынап карыйлар һәм янгын сүндерү инспекциясе вәкилләренә тапшыралар. Башкарылган эшләрнең сыйфатын аны эксплуатацияләү белән шөгыльләнүче оешма да тикшерә.

Хәзер бу объектта җиде кеше, шул исәптән өч экскаваторчы эшли, - ди өлкән бригадир Раил Шакиров, - билгеләнгән вакытка - июнь башына биредә эшләрне тәмамларбыз дип өметләнәбез. Без инде ун ел мондый объектларда эшлибез, ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, барысы да вактөяккә кадәр җайга салынган. Безгә, әлбәттә, кешеләрнең үзләренә су килеп җитүенә шатланганын күрү рәхәт. Без үзебез дә канәгать, чөнки су - ул тормыш чыганагы. Аннан башка тормыш юк!

Объектны тапшырганнан соң, төзүчеләр башка участокларга юл тотачак, анда да аларны түземсезлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса