Питрәч районы суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Җәмгыять

Питрәч районы суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Агымдагы елның 10 аенда ирешкән нәтиҗәләр турында

Суд приставлары эше – статистикадагы коры саннар гына түгел. Хисапның һәр юллыгында конкрет кешеләр, язмышлар, суд карарлары һәм гаделлек тора. Агымдагы елның 10 аенда ирешкән нәтиҗәләр турында Питрәч районы бүлекчәсе башлыгы – суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең өлкән суд приставы Илзирә Зарипова сөйләде.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Илзирә Илгизәровна, сез бурычлы кешеләр белән нинди эш алып барасыз?

– Бурычлыларга карата суд приставлары тарафыннан гамәлдәге законнарда билгеләнгән чаралар комплексы кулланыла. Болар – бурычны түләү исәбенә шәхси мөлкәтне кулга алу һәм тартып алу, банк счетларын арестка алу, хезмәт хакыннан акчаларны тотып калу, күчемсез милекне теркәүне тыю, Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукыннан мәхрүм итү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан файдалануны чикләү, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.

– Эштә ничә башкарма производство булды һәм нинди суммага?

– Һәр эш – кемнеңдер законлы хокуклары, һәм безнең бурыч – аларны торгызу. Питрәч районы суд приставлары бүлеге карамагында 2,2 миллиардтан артык суммалы 24225 башкарма производство булган. Бу – алиментлар, салым түләүләре, кредитлар һәм штрафлар буенча бурычлар һәм башкалар.

Бу чор нәтиҗәләре буенча 250 миллионнан артыграк суммага 4357 производство фактта башкарылып беткән. Димәк, меңләгән граждан суд карары буенча үзләренә тиешлесен алган.

– Категорияләр буенча нинди бурычларны түләтеп булды, санап үтегезче?

– Иң социаль әһәмияткә ия категория – алимент. Биредә 64 миллион сумга якын акча түләтелде, бу средстволар балаларны карауга тотылган. Салым түләүләре буенча 30 миллион сумлык 896 производство тәмамланды.

– Бурычлыларга карата иң еш кулланыла торган чаралар нинди?

– Законда каралган барлык чаралар комплексын кулланабыз. Әйтик, 183 очракта милеккә – автомобильләргә, фатирларга, җир кишәрлекләренә арест салынды. 4456 гражданга чит илгә чыгу чикләнгән. Бу чара бигрәк тә сизелә: кешеләр ял яки эшлекле сәфәргә барырга планлаштыралар һәм, күңелсезлекләргә очрамас өчен, бурычларын түләүне өстен күрәләр.

Шулай ук теркәү гамәлләренә тыюлар да кулланыла: бурычлы кеше автомобилен яки фатирын сата яки яңадан рәсмиләштерә алмый. Мондый очраклар 1000нән артык булды.

Ә алимент түләмәүчеләргә карата катгый чаралар кулланыла – административ һәм җинаять җаваплылыгына тартуга кадәр. Хисап чорында мондый очраклар саны 27дән артык.

– Мондый чаралардан соң кешеләр бурычларын шунда ук түләп бетергән мисаллар бармы?

– Мондый хәлләр аз түгел. Мәсәлән, берәү озак вакыт кредит буенча бурычын түләмәгән. Төп суммадан тыш, аңа башкару җыемы суммасы да исәпләнгән, чөнки закон тарафыннан билгеләнгән срокта ул үз бурычын түләмәгән. Ләкин бу хәл дә аны бурычларын түләргә мәҗбүр итмәде. Бары тик суд приставы килеп, опись акты төзегәннән һәм автомобильгә арест салганнан соң гына ул бурычны каплау кирәклеген аңлады. Кире очракта машина сатуга җибәрелгән булыр иде.

Үрнәк булырлык тагын бер очрак – чит илгә чыгу хокукын чикләү. Гражданин кредитлар буенча ярты миллион сумга якын бурычлар җыйган. Суд приставы-башкаручы аңа Россиядән читкә чыгу хокукын чикләде. Ашыгыч рәвештә эшләр буенча китәргә ихтыяҗ тугач, ул кичекмәстән, бөтен бурычын түләп бетерде. Бүлекчәнең депозит счетына акча күчкәннән соң, суд приставы-башкаручы чикләүләрне бетерде.

Бу мисаллар мәҗбүри чараларның реаль эшләвен һәм гражданнарны йөкләмәләрне вакытында үтәргә стимуллаштыруын ачык күрсәтә.

– Сезнең башкаручы приставларыгыз бурычлылар белән аралашуда нинди төп кыенлыклар белән очраша һәм аларны җиңәргә нәрсә ярдәм итә?

– Еш кына кешеләр приставларның үз вазыйфаларын үтәвен тискәре кабул итә. Шулай да һәркем түгел. Без Эчке эшләр министрлыгы органнары, башка хезмәтләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бүлектә җаваплы, төрле хәлләргә әзер, халыкның төрле категорияләренә якын килә белүче кешеләр эшли.

Шул рәвешле, Питрәч районы буенча суд приставлары бүлеге башкарма хакимият органнары системасында лаеклы урын алып тора, гражданнарның һәм юридик затларның бозылган конституциячел хокукларын яклауга һәм торгызуга, шулай ук төрле дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландырып, сизелерлек өлеш кертә.

– Соңгы елларда сезнең бүлек эшенең төп нәтиҗәсе дип нәрсәне атар идегез һәм һөнәри бәйрәмегез алдыннан горурланып нәрсә әйтә аласыз?

– Суд приставы көне быел юбилей датасына – Россиядәге суд приставлары институтының 160 еллыгына туры килде. Бу еллар дәвамында эшебез гадиләшми, аның күләме елдан-ел арта бара. Хәзер район бүлегенең биш пристав-башкаручысының һәркайсына 3000 башкарма производство йөкләнә.

Күп нәрсә эшне уңышлы оештыруга, башкару дисциплинасына бәйле. Без суд приставлары вәкаләтләре өлкәсендәге бурычларны нәтиҗәле үтәргә сәләтле фикердәшләр коллективын көннән-көн җентекләп формалаштырабыз.

Форсаттан файдаланып, хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Суд приставлары чагыштырмача зур эш башкара. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезнең белән хаклы рәвештә горурлана алалар. Барыгызга да нык сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары һәм иминлек телим, гаиләләрегез һәрвакыт ышанычлы тыл булсын һәм авыр хезмәтегездә ярдәм итсен.

Үз бурычларың турында суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайтында урнашкан «Башкарма производстволар мәгълүматлары банкы» махсус сервисы аша белергә мөмкин.