Питрәч районы Татарстанның иң зур муниципалитетлары рейтингында 30 нчы урынны алды
Топ ТР район һәм шәһәр округлары буенча җыелма мәгълүматлар нигезендә төзелгән
Рәсми мәгълүматларга караганда, Питрәч районы 1 339 кв. км мәйданны били һәм Татарстанның (гомуми территориясе 68 мең кв. км) иң зур районнары рейтингында 30 нчы урында тора.
Республиканың иң эре районнары рейтингын 2 612 кв.км мәйданлы Мамадыш районы җитәкли. Аннан соң Әлмәт (2 542 кв. км) һәм Нурлат (2 308 кв. км) районнары урнашкан. Питрәч районы мәйданы рейтингта иң эре Мамадыш муниципаль берәмлеге мәйданының яртысын диярлек тәшкил итә.
Топ республика икътисад министрлыгы сайтында бастырылган ТР район һәм шәһәр округлары буенча җыелма мәгълүматлар нигезендә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia