Питрәч районында яшәүчегә 100 яшь тулды
Юбилярга күп изге сүзләр, иминлек һәм сәламәтлек теләүләр әйтелде
Көек авылында яшәүче хезмәт ветераны Алия Мөхәммәтҗан кызы Жаркова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбиляр Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, 16 яшьтә булуына карамастан, ул Ош шәһәрендәге (Кыргызстан Республикасы) мамык чистарту заводында лаборант булып эшли башлый, олылар белән беррәттән авыр эш башкара.
Җиңүдән соң, 1946 елда, ул кияүгә чыга һәм өч бала таба. Алия Мөхәммәтҗановна үзенең бөтен хезмәт юлын мамык чистарту заводына багышлый, анда лаборанткадан лаборатория мөдире дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. Бары тик 4 сыйныфны гына тәмамласа да, ул шулай ук кассир булып та эшли. 1983 елда лаеклы ялга чыга.
1990 елда, Кыргызстандагы милләтара низаг вакытында, Жарковлар гаиләсе күченергә мәҗбүр була – башта Ульяновскига, аннары Татарстанга, алар анда Бөгелмә районының Березовка бистәсендә урнашалар. Бүгенге көндә Алия Мөхәммәтҗан кызы Көек авылында яши.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сугыш елларына керткән өлеше өчен «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50, 60, 65, 70, 75 һәм 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Ветеранны юбилее белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәйзрахманова килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа