Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында Сабантуйны үткәрү даталары билгеле булды

Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә

Сабантуйны Питрәч районында үткәрү даталары билгеләнде. Бәйрәм 6-8 июньдә – авыл җирлекләрендә, 7 июньдә Питрәчтә узачак.

Чарага әзерлек инде башланды. Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов беренче оештыру киңәшмәсен булачак бәйрәм мәйданчыгында – наратлыкта уздырды.

«Иң мөһиме, рәсми өлеш озакка сузылмасын, – диде Рәис Әхтәмович. - Программа һәркем өчен кызыклы булырга тиеш,  безнең районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен күрсәтү мөһим. Ат чабышлары оештырырга кирәк – халык аларны көтә, әмма уңайлырак вакытны сайларга кирәк. Шулай ук концерт программасына җирле коллективларны максималь рәвештә җәлеп итүегезне сорыйм – бездә талантлы балалар һәм яшьләр күп».

Быел куркынычсызлыкка аерым игътибар биреләчәк: өстәмә киртәләр куячаклар, шәхси сак предприятиеләрен җәлеп итеп, сакны көчәйтәчәкләр, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак. Параллель рәвештә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса