Сорауларга Пенсия фонды, БТИ, нотариус һәм адвокат җавап бирәчәк.
30 сентябрьдә, 8дән 15.30га кадәр питрәчлеләрнең теләсә нинди юридик мәсьәләләр буенча 300023, 89376290039 номерлары буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге бар.
- Пенсия фонды белгече Татьяна Назарова - 8.00дән 9.30га кадәр;
- Нотариус Равилә Мусина - 11.00дән 12.30га кадәр;
- "ТР техник инвентаризация бюросы" АҖ бүлекчәсе җитәкчесе Радик Закиров - 12.30дан 14.00гә кадәр;
- Адвокат Елена Гыйльметдинова - 14.00дән 15.30 сәгатькә кадәр.