Питрәчлеләр фольклор ансамбльләре җитәкчеләре семинар-практикумында катнашты
Семинар Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узды
Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре республика конкурс-фестивальләренә әзерлек буенча керәшен фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен семинар-практикумда катнашты.
Семинар ике өлештән торды. Беренче өлешендә семинар-практикум темасы буенча республика күләмендә уза торган керәшен фестиваль-конкурсларына әзерләнү турында доклад белән чыгыш ясадылар.
Семинарның икенче өлеше исә практик белемнәрне арттыруга багышланды. Биредә исә Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова - традицион җырлау серләре, этнография, керәшен костюмы белгече һәм журналист Валентина Максимова - традицион костюм, Балтач районыннан «Орчык» ансамбле җитәкчесе айсылу Асадуллина һәм музыкант-фольклорчы Геннадий Макаров - халык уен коралларында уйнау методикасы, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге белгече Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина керәшен биюе буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
Әлегә чара катнашучылар өчен файдалы һәм кирәкле мәгълүматларга бай булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа