Питрәчнең спорт мәктәбе директоры 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Илшат Илгизәр улы Шәфигуллин үзен яшь буынны тәрбияләүгә һәм тренерлык эшенә багышлый.
Спорт мәктәбе директоры, “ТР физик культура отличнигы” Илшат Шәфигуллин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
СПОРТ БЕЛӘН БАЛАЧАКТАН КЫЗЫКСЫНА
Һәр кешенең балачак хыялы була. Ленино-Кокушкинода авыл советы рәисе булып эшләгән әтисе Илгизәр Хәйрулла улы янына спортны яхшы белгән һәм еш кына бу темага сөйләшүче кунаклар килә. Бу кечкенә Илшатны да кызыксындыра. Шул вакыттан бирле ул үзен спорт тормышы белән бәйләргә хыяллана.
– Ул вакытта барлык балалар да күбесенчә урамда уйнады. Безнең авылда өч стандарт футбол кыры, волейбол, баскетбол, җиңел һәм авыр атлетика, гимнастика белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар бар иде. Мин яшьтәшләрем һәм дусларым белән гел шунда була идем. Мәктәптә спорт залы кичке унга кадәр ачык була, ел әйләнәсе эшли. Башлангыч сыйныфларда мин олыларның ничек шөгыльләнүен карап утырдым, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Ул вакытта ук күршесе Фәрит Ганиев белән Казанга Урицкий исемендәге СК (хәзерге «Ак барс») хоккей командасы уеннарына бара торган була. Матч соң тәмамланганда кайвакыт хәтта вокзалда төн чыкканнар.
– Мин физкультура укытучыларым – Рәүф Зиннәтуллин һәм Равил Төхфәтуллиннан уңдым, алар катгый һәм таләпчән тәрбиячеләр иде, безгә үзләренең бөтен тәҗрибәләрен һәм белемнәрен җиткерергә тырыштылар. Без аларның дәресләрне алып баруларын яраттык. Барлык белемнәребез һәм осталыкларыбыз киләчәк тормышта, бигрәк тә армиядә хезмәт иткәндә һәм югары уку йортына кергәндә, файдалы булды, – дип билгеләп үтә Илшат Илгизәр улы.
Мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат юлламасы буенча Казанда Үзәк ДОСААФта укый, аннары Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә вакыт җитә, Польшада хезмәт итә. Демобилизациядән соң балачак хыялын тормышка ашырырга була, 1983 елда КГПИның физик тәрбия һәм башлангыч хәрби әзерлек факультетына укырга керә. Институтта комсорг, футбол буенча җыелма команда әгъзасы була. Хыялындагы дипломын алгач, юллама буенча Янсуар урта мәктәбенә җибәрәләр, анда ике ел эшли. Бу вакыт эчендә җирле колхоз һәм урман хуҗалыгы ярдәмендә хәрби шәһәрчек һәм мәктәп янындагы спорт мәйданчыгы торгызыла.
Янсуар мәктәбе укучылары футбол, волейбол, милли көрәш, чаңгы ярышлары, җиңел атлетиканы яраткан. Өч егет көрәш буенча район җыелма командасы составына кергән. Ә футболны хәтта кызлар да бик теләп уйный торган булган.
СПОРТ МӘКТӘБЕН АЧУДА КАТНАША
Бервакыт укытучыга спорт комитетыннан шалтыраталар, ул вакытта аның җитәкчесе Илсур Дәминов була. Ул профсоюзларның Бөтен союз ирекле физкультура - спорт җәмгыяте белән берлектә районда спорт мәктәбе ачуны тәкъдим итә. Башта анда балалар белән армспорт, көрәш, чаңгы белән шөгыльләнәләр. Соңрак спорт төрләре әкренләп 25кә кадәр арта.
– Бездә Шәле авылыннан көчле педагоглар Сөләйман Маннапов, Кощак авылыннан Евгений Табачников эшләде. Кызганыч, алар безнең арада юк инде. Төп спорт көрәше бу ике мәктәп һәм ленинококушкинолылар арасында барды, – ди минем әңгәмәдәшем.
Илшат Илгизәр улы күпмедер вакыт әтисе юлыннан бара, Ленино-Кокушкино һәм Татар Тау Иле авыл җирлекләре башлыгы була. Өч ел туган мәктәбе директоры була. 2007 елдан спорт мәктәбе директоры урынын яңадан ала, анда бүген 900дән артык бала йөри, алар спортның ун төре белән шөгыльләнәләр. Хоккей, көрәш, баскетбол, армспорт, чаңгы, тхэквондо аеруча популяр. Шәле, Ленино-Кокушкино, Кощак, Иске Шигали авылларында филиаллар эшли.
Бүген спорт мәктәбендә балаларны дөнья чемпионнары: атказанган спорт мастеры, РФ армспорт буенча атказанган тренер Сергей Блохин, көрәш буенча атказанган спорт мастеры Фәрхәт Фәйзуллин өйрәтә. Дөнья чемпионнары Артур Макаров (армспорт), Ксения Демидова (билбау көрәше) һәм башкалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Спорт мәктәбе республикада алдынгыларның берсе булып кала, ул ике тапкыр беренче урыннарны яулады, ел саен призлы өчлектә тора. Питрәч спортчылары төрле республика ярышларында җиңүчеләр, призерлар булалар. Илшат Илгизәр улы балалар белән көрәш белән шөгыльләнә, аның дүрт тәрбияләнүчесе республика чемпионы һәм уннан артыгы призер.
ТР Спорт министрлыгының күп кенә грамоталары, 27 нче универсиаданы үткәрүдә ярдәм иткәне өчен РФ Президентының истәлекле медале белән бүләкләнә, ике тапкыр рәттән Татарстанда спорт мәктәбенең иң яхшы директоры дип таныла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа