Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә десантчылар бәйрәмен билгеләп үттеләр

1930 елдан башлап һәр ел саен 2 августта безнең илдә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм уңаеннан район халкы, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, аларның туганнары, дуслары Җиңү паркында сугышчы-десантчылар һәйкәле янында җыелдылар. 

Чарада катнашучыларны бәйрәм белән совет офицерлары берлеге рәисе подполковник Николай Соловьев котлады, ул барысына да нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Шулай ук, безнең десантчыларның махсус хәрби операциядә катнашуларын, гуманитар ярдәм җыеп җибәрүләрен, хәрбиләрнең патриотик эш алып баруларын билгеләп үтте.

Николай Иванович Раил Хәбибуллинны “Антына тугрылык өчен” медале белән бүләкләде. 

– Мин һава-десант гаскәрләрендә 2006-2008 елларда Ульяновск полкында хезмәт иттем, – дип сөйләде Раил. – Райвоенкомат юнәлеше буенча элиталы гаскәрләргә эләктем. Армиягә кадәр спорт, көч күнегүләре, җиңел атлетика һәм милли көрәш белән күп шөгыльләндем, аларның алга таба кирәге чыкты. Иң кызыгы, мин һәрвакыт биеклектән курка идем, ә армиядә 6000 метр биеклектән 28 тапкыр парашют белән сикерергә туры килде, әйләнә-тирәмдә болытлар һәм зәңгәр күк, – диде Раил.  

Районның иң өлкән десантчыларының берсе 74 яшьлек подполковник Анатолий Гнездилов та чарага килде, ул элеккечә үк күтәренке рухта.

– Әтием Бөек Ватан сугышын үтте, мин дә хәрби булырга теләдем. Гаскәр разведкасында хезмәт иттем. Без офицерларның бурычы –  яшь солдатлар турында кайгырту, аларны хәрби эшкә өйрәтү. Ир-ат көчле булырга, хәрби хезмәт итәргә, Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш, –  дип билгеләп үтте Анатолий Петрович.

Ул парашют белән төрле биеклектән 67 тапкыр сикергән: 4000 метрдан 8000 метрга кадәр. Беренче тапкыр бу 1971 елның маенда була. “Башта куркыныч, аннары ияләшәсең”, ди ул.

Катнашучылар традиция буенча сугышчы-десантчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса