Питрәч халкын кар, буран һәм көчле җил турында кисәттеләр
Җәмгыять

Питрәч халкын кар, буран һәм көчле җил турында кисәттеләр

26 һәм 27 декабрьдә һава шартлары начарлану фаразлана

 Алдагы ике тәүлектә Татарстанда һава шартлары бозылу көтелә — кар явачак, буран һәм җил булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Синоптиклар әйтүенчә, һава торышы иртәгә иртән һәм көндез, шулай ук 27 декабрьдә бозылачак.

«Көчле кар, буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр бозылачак», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, республикада көньяктан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына 15-21 метрга кадәр җитәчәк.

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.