Питрәч районы башкарма комитетына яңа җитәкче сайланды
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, район Советының егерме беренче утырышында Питрәч районы башкарма комитет җитәкчесе итеп Альберт Валерьевич Хәбибуллин билгеләнде.
Альберт Хәбибуллин Татарстан Республикасының Әлки районы Базарлы Матак авылында туа. "Икътисад һәм аграр җитештерү белән идарә итү" белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый (1998 ел), Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарә кадрларын әзерләүнең президент программасы буенча "Казан дәүләт университеты" дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесендә һөнәри әзерлек уза (2009 ел), "Юриспруденция" белгечлеге буенча "Казан (Идел буе) федераль университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен тәмамлый (2011 ел).
1998 елның 20 июленнән 1999 елның 10 гыйнварына кадәр - Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча бүлекнең әйдәп баручы белгече, Татарстан Республикасы Әлки районы администрациясе, Базарлы Матак авылы.
1999 елның 25 гыйнварыннан 21 апреленә кадәр - үзара исәп буенча хисапчы, Татарстан Республикасы Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Базарлы Матак авылы.
2000 елның 28 апреленнән 2001 елның 1 февраленә кадәр — сәүдә бүлеге башлыгы, "Продторг" ҖЧҖ, Казан шәһәре.
2001 елның 1 февраленнән 31 мартына кадәр — менеджер, "2 нче күпләп сату базары", Казан шәһәре.
2001 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр — товар белгече, "Казан авыл хуҗалыгы азык-төлек базары" ҖЧҖ, Казан шәһәре.
2001 елның 1 июленнән 7 февраленә кадәр — директор урынбасары, "Меридиан" супермаркеты, Казан шәһәре.
2002 елның 11 февраленнән 7 июненә кадәр — "Татавтодор" җитештерү-технология комплектациясе идарәсе, матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы.
2002 елның 17 июненнән 21 ноябренә кадәр — баш белгеч (финанслау һәм бухгалтер исәбе бүлеге башлыгы), Татарстан Республикасы, Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Базарлы Матак авылы.
2003 елның 21 ноябреннән 2004 елның 29 мартына кадәр — "Татавтодор" проект-төзелеш берләшмәсе директоры, Базарлы Матак авылы.
2004 елның 29 мартыннан 22 гыйнварына кадәр — филиал директоры, мөлкәт белән идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары, финанс контроле бүлеге башлыгы, "Татавтодор" ААҖнең Әлки филиалы коммерция мәсьәләләре һәм менеджмент буенча директор урынбасары, Базарлы Матак авылы.
2009 елның 23 гыйнварыннан 2010 елның 20 сентябренә кадәр — генераль директор, "Нефтепродукт-Казан "сәүдә йорты" ҖЧҖ, Казан шәһәре.
2010 елның 20 сентябреннән 30 декабренә кадәр — "Илбарс "идарә компаниясе" ҖЧҖ генераль директорының үсеш буенча урынбасары, Казан шәһәре.
2010 елның 14 декабреннән 2011 елның 25 июленә кадәр — директор, "Бетонстрой" ҖЧҖ, Казан шәһәре.
2011 елның 26 июленнән 2014 елның 1 июленә кадәр — директор урынбасары, "ТехСтройИнвест" ҖЧҖ, Казан шәһәре.
2014 елның 2 июленнән 2017 елның 8 маена кадәр — эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм кабул итү бүлеге башлыгы, "Главтатдортранс" ДКУ, Казан шәһәре.
2017 елның 15 июненнән 2018 елның 16 февраленә кадәр — "Мостостроительная компания" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары, Казан шәһәре.
2018 елның августыннан — ТР Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
Өйләнгән, өч бала тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia