Безнекеләр нәтиҗәдә бишенче урынны алды.

Казанның «Алтын алка» боз сараенда 2013 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча сезон алды турниры узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән сигез команда катнашты.
Турнирда тренерлар Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев тәрбияләнүчеләре «Пестрецы-2013» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы да чыгыш ясады.
Питрәч хоккейчылары икенче төркемдә уйнадылар. Алар Санкт-Петербургның «Копнино» командасын 5:2 исәбе белән җиңде, буллитлар сериясендә «Ак Барс — Нефтяник»ка (Әлмәт) 6:7 исәбе белән оттырды, шулай ук Тольяттиның «Лада» командасына 3:10 исәбенә җиңелде.
5-8 нче урыннар өчен матчларда питрәчлеләр «Сокол»ны (Новочебоксарск) 5:1 һәм «Авангард-2»не (Мәскәү) 3:2 исәбе белән җиңеп, нәтиҗәдә бишенче урынны алды.
Турнирның җиңүчесе «Ак Барс — Нефтяник» булды.