Питрәч районында “Безнең ишегалды” программасы буенча гражданнар җыеннары уза
Җәмгыять

Питрәч районында “Безнең ишегалды” программасы буенча гражданнар җыеннары уза

Әлеге республика программасы буенча 2021 елда Пановка, Колай һәм Иске Шигали авылларында 19 ишегалды яңартылачак. Бу көннәрдә биредә яшәүчеләр белән җыелышлар уза.

Очрашуларда булачак ишегалды проекты турында фикер алышалар. Һәркем үз фикерен әйтә. Биредә яшәүчеләрнең теләкләре эш планын билгели дә инде.

- Гадәттә башта гражданнар фикере  төрле була, әмма нәтиҗәдә, алар бердәм карарга киләләр. Барлык тәкъдимнәрне дә туплыйбыз, аннары проектчылар аны кәгазьдә терки. Соңрак без халыкка тулы проектны тәкъдим итәчәкбез, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Узган атнада очрашу пановкалылар белән узды.

- Без балалар мәйданчыгы, парковка булуын телибез. Планлаштырылган барлык эшләр дә тормышка ашырылыр дип өметләнәбез, - диде Центральная  урамындагы 17 нче номерлы йорт буенча җаваплы Виктор Волков.

- Безгә тротуарлар ясаячаклар, яктырткычлар урнаштырачаклар, - дип өстәде күрше 21 нче йортта яшәүче Марина Золина. - Безне программага кертүләре сөендерә, аның ярдәмендә ишегалдын төзекләндерәчәкләр. Бу безнең йорт яны территорияләрен төзекләндерергә генә  түгел, ә авылның йөзен үзгәртергә  ярдәм итәчәк дип уйлыйм, - дип саный ул.

Фикер алышуда башка мәсьәләләр дә каралды - каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы, киемнәр өчен киптергечләр, чүп савытлары, эскәмияләр һәм башка кече архитектура формалары.

Декабрь дәвамында мондый очрашулар  киләсе елга  әлеге программа эшләячәк  тагын ике авылда узачак. Шулай ук әлеге ишегалларында су үткәрү һәм канализация челтәрләрен алыштыру өчен район акчаларын җәлеп итү планлаштырыла.