Питрәчлеләр, Кыш бабай резиденциясенә бармый калмагыз
Җәмгыять

Питрәчлеләр, Кыш бабай резиденциясенә бармый калмагыз

Күңелле булачак!

Республика халкын Татарстан буенча сәяхәткә чакыралар. Муниципаль районнарның күп кенә туристлык үзәкләрендә Яңа ел күңел ачу программалары әзерләнгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясендә яңа ел программасы 20 декабрьдән башлана һәм яңа ел каникулларында дәвам итәчәк.
Резиденция территориясендә татар милли әкиятләре геройлары катнашында интерактив тамашалар узачак. Биредә тауда шуарга һәм атларда йөрергә, милли татар ашлары традицияләре белән танышырга, мастер-классларда катнашырга һәм бүләкләр алырга мөмкин булачак.
Шулай итеп, республика халкын Татарстан буенча күңелле сәяхәт көтә.

Чыганак