Питрәчтә яшәүчеләр зур өмәдән читтә калды
Җәмгыять

Питрәчтә яшәүчеләр зур өмәдән читтә калды

Чәршәмбе көнне яңа төзелә торган "Дуслык" паркы территориясендә эш кайнап торды. Район үзәгенең хезмәт коллективлары үлән чапты, чүп-чар җыйды, коры агачларны кисте.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы айларда  район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары өчен мондый чаралар оештыру матур традициягә әйләнде. Питрәч авылларында күп кенә участоклар һәм территорияләр алар тырышлыгы белән матруая, бөтенләй башка төс ала. Чынан да районыбыз көннән-көн матурая, үзгәрә генә бара.  

Әлбәттә моңа бар эшне бергәләп башкарганда гына ирешеп була.

Ә кайбер авылларыбыз уртак тырышлык белнә куркынычсызрак та булды. Район оешмалары коллективлары балтырганга каршы көрәш акциясендә  актив ктанашты. Моны билгеләп үтми мөмкин түгел.
- Без бүген питрәчлеләрнең һәм район кунакларының булачак ял итү урынында тәртип урнаштыру өчен өмәгә чыктык, - диде кино хезмәте күрсәтү бүлеге методисты Елена Лифанова. Ә агачларны кисү белән шөгыльләнгән район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Илнур Бикчәнтәев һәркемнең яхшы кәеф белән эшләве турында әйтте.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, эш барышын район башлыгы Илһам Кашапов та шәхсән күзәтте.
Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиков атна саен уза торган өмәнең нәтиҗәләре турында сөйләде.
- Дүрт КамАЗ чүп-чар төялде, Перчков урамындагы 1 нче йорт алдындагы территориягә тулысынча газон җәелде, - диде ул һәм эш барышында 1 нче һәм 10 нчы йортта яшәүчеләрнең ярдәмгә килмәве турында борчуын белдерде.
Әлбәттә, аларның мондый эштә катнашмаулары, зур өмәдән читтә калулары күңелне төшерде. Бу парк үзебез  өчен төзелә, анда олылар да,  балалар да рәхәтләнеп ял итә алачак.  
Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, булачак паркның бер өлеше, район хастаханәсе янындагы парк кебек үк, эксплуатациягә сентябрьдә тапшырылачак.

 


Питрәч, зур өмә, парк "Дуслык"