Питрәчтән Мария Максимова шигырьләрен укып хозурланыйк
Җәмгыять

Питрәчтән Мария Максимова шигырьләрен укып хозурланыйк

Питрәчлеләргә шигъри бүләк

Кышкы мизгел

Күбәләкләр очкан кебек,
Салмак кына кар ява.
Тирән итеп сулыш алам,
Бигрәк чиста, саф һава.
Бала-чагалар шатланып,
Чана, чаңгы шуалар.
Мишә буе гөрләп тора,
Чыр-чу килә - шук алар.
Урман, болын, кырларыбыз
Ак юрганнар ябынды.
Шул мизгелдә күңелләрем
Балачакны сагынды.

Кышкы урман

Кышкы урман йоклый талып,
Агачларны бәс сарган;
Әйтерсең, җирне каплаган
Мамыктай ап-ак юрган.
Зифа каеннар иңенә
Ап-ак шәлен ябынган.
Чыршы ботаклары аска
Кар күплектән салынган.
Кар каплаган аланлыкны,
Әкияти урман, серле.
Санап бетерерлек түгел –
Агачлар бик күп төрле.
Чыршы, нарат, юкә, имән,
Карама, каен, миләш.
Бер-берсенә авыр чакта
Бирәләр алар киңәш.
Буран чыкса, борчылышып
Шаулашалар агачлар.
Ботаклары сынып төшсә,
Ыңгырашалар алар.
Карт имәннәр шыгырдыйлар,
Алар сыкраган сыман.
Хәйран калырлык – урманда
Әкияти серле томан.

Ышыкланам артыңа

Кар бураннар булган чакта,
Ышыкланам артыңа.
Гади дә син, намуслы да,
Тугры сөйгән ярыңа.
Җил-давылдан ышыгым син,
Куеныңа сыенам.
Эштә бераз тоткарлансаң,
Белмим, нигә юксынам.
Күләгәңә яшеренәм,
Җәйге челлә кыздырса.
Кочагыңда мин җылынам,
Кышкы салкын туңдырса.
Яшен яшьнәп, яңгыр яуса,
Куеныңа сыенам.
Яңгырдан соң кояш чыкса,
Нурларында коенам.
Көзге ачы җилләр иссә,
Ышыкланам артыңа.
Озын гомер, сәламәтлек
Телим сөйгән ярыма.