Район архив бүлеге кунаклар кабул итте
Район архив бүлеге коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бәйрәм көнендә алар, әлбәттә, кунаклар да чакырганнар.
Архивларны кешелек тарихының мәңгелек сакчылары дип атарга була. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара барышында архив бүлеге башлыгы Әлфия Вәлиуллина балаларга район тарихы, авылларның тормышы, архивтагы эш нечкәлекләре турында сөйләде.
«Непоседы» коллективы кызлары һәр экспонатны кызыксынып карады, лекторны игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
- Мин архивның нинди документлар җыюы һәм саклавы турында белдем. Лекция бик кызыклы булды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты 4 сыйныф укучысы Аня Григорьева.
- Минем өчен иске газеталар кызыклы булды, элек анда юмористик карикатуралар да басылган икән. Өстәвенә, мин мондый заманча саклау системасын беренче тапкыр күрдем. Монда бик күп документлар саклана, алар арасыннан үзеңә кирәклесен эзләү бик уңайлы, - дип сөйләде 3 нче сыйныф укучысы Лия Сафина.
Чара кысаларында Фадеевлар гаиләсенә «Тарихта без эзлебез» конкурсында актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Конкурсны Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа