Россиядә Яшьләр көнен бәйрәм итү көне үзгәрде
Җәмгыять

Россиядә Яшьләр көнен бәйрәм итү көне үзгәрде

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Россиядә Яшьләр көне хәзер июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтеләчәк. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. 

Документ имзалангаган көннән, 2023 елның 2 маеннан үз көченә керә.

Элек бу бәйрәм 27 июньдә билгеләп үтелә иде.