Россиядә урта һөнәри белем бирү көне билгеләп үтеләчәк
Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты боерыгы белән Урта һөнәри белем бирү көне гамәлгә куелды. Ул 2 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.
Берничә ел дәвамында безнең илдә урта һөнәри белем популярлыгы артуын күрәбез. Урта һөнәри белем алу программалары буенча хәзер 3,4 миллионнан артык студент белем ала. Алар квалификацияле педагоглардан һәм мастерлардан иң заманча гамәли белем һәм күнекмәләр ала», - диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа