Рәшидә Фәхриева: “Шигырьләрем күңелем юанычы”
Җәмгыять

Рәшидә Фәхриева: “Шигырьләрем күңелем юанычы”

Татар Казысы авылында җирле шагыйрә белән әдәби кичә үтте.

Декабрь аеның салкынча бер көнендә авыл мәдәният йортына әдәбиятне, сәнгатне яратучылар бөтен барлыгы белән туган җир, туган нигез, авылдашларының язмышы, тормышы белән янып яшәүче, “Шигырьләрем күңел юанычым” шигырьләр китабы авторы Рәшидә Фахриева белән очрашу кичәсенә җыелды. Алар арасында шагыйрәнең авылдашлары гына түгел, ә район кунаклары да бар иде. Очрашуда Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина да катнашты.
Әдәби кичә шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән “Авылым Татар Казысы” җыры белән башланды һәм видеоязмалар күрсәтү, кунаклар чыгышы белән үрелеп алып барылды.
Ходай кайбер кешеләргә торган җиренә булган мәхәббәтен шигъри юллар белән әйтеп бирә алу сәләтен биргән. Авылдашыбыз Рәшидә апа шундыйларның берсе. Аның күпчелек шигырьләре авылына булган хисләрен бик ачык чагылдыра.
Быел Рәшидә апа ничәмә-ничә еллар җыелып килгән шигырләренең бер өлешен китап итеп бастырып чыгарды. Бу аның өчен зур максатына ирешүнең бер нәтиҗәсе булса, күңелеңдә булган уй-кичерешләренең безгә, китап укучыларга, бүләге.

- Мин 17 яшемнән шигырьләр яза башладым. Күңелемә килгән уйларны кәгазьгә төшереп, үземә тынычлык табам, - ди китап авторы.

Тормышта төрле вакытлар була, уңыш, шатлык, борчу-мәшәкатьләр бергә үрелеп бара. Рәшидә апаны язмыш төрлечә сынады. Ул якыннарын югалту ачысын да татыды... Тырышлыгы, башка төрле күңелгә якын шөгыльләре булу, сынауларны курыкмыйча узарга, күп төрле сорауларга җавап табарга ярдәм итәдер аңа. Бүгенге көндә балалары, оныклары аның юанычы һәм киләчәк көндә булачак таянычлары. Алар өчен терәк һәм ышаныч, киңәшче һәм тәрбияче дә ул.
Очрашуга килгән Рәшидә апаның бертуганы Рәйсә Зарипова да күңелендәге хисләрен, әйтәсе килгән сүзләрен җиткерде.
“Кайтып килер өчен туган ягың булу үзе бер бәхет, дуслар, туганнар белән очрашу күңелләргә шатлык өсти, бу кичә безнең өчен бик зур мәртәбә һәм бүләк, чөнки бу кичә иң кадерле туганыбыз Рәшидәгә багышланган. Табигатьнең һәр фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны уята. Кичәне оештыручыларга бары тик яхшы теләкләр әйтәсе килә, сез һәрвакыт эзләнүдә, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка бүләк итәсез, матурлык дөньясына алып керәсез. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам телим. Бик матур онытылмаслык кичә сезне тагын да матур кичәләр уздырырга канатландырсын”.
Кичә ахырында Рәшидә апа үзен хөрмәт итеп килгән һәркемгә тирән ихтирам һәм рәхмәтләрен белдерде. Ә без исә, авылыбыз шагыйрәсенә иҗат чишмәсенең саекмавын, безне тагын да яңа шигырьләре белән сөендерүен, уңышлар теләп калдык.