Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкын Чишмә авылында яшәүче юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Аңа 90 яшь тулды

Гыйнварда Салкын Чишмә авылында яшәүче Сәкинә Исхакова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туганнары һәм күршеләре генә түгел, Ленино-Кокушкино авыл җирлеге вәкилләре: авыл башлыгы Азат Сәйфетдинов, депутат Екатерина Андронова, китапханә мөдире Таслимә Сәйфуллина, «Бердәм Россия» партиясенең Питрәч бүлекчәсе башкарма секретаре Екатерина Сорокина да котлады. Аңа район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләкләр һәм котлау хаты тапшырдылар.

- Без юбилярның туган көненә зур плед бүләк иттек һәм татлы ризыклар тапшырдык. Ләкин өлкән буын өчен иң мөһиме - игътибар, алар өчен бу иң зур бүләк. Ул канәгать калды дип ышанам, – диде Екатерина Александровна. 

Сәкинә Кәбировна 1934 елның 18 гыйнварында Салкын Чишмә авылында туган, бүгенге көнгә кадәр шунда яши. Өч бала – ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Совхозда төрле эшче булып хезмәт куйган, ире төзүче булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса