Синоптиклар Питрәч районында 1 ноябрьдә яңгырлы һава торышы фаразлый
Җәмгыять

Синоптиклар Питрәч районында 1 ноябрьдә яңгырлы һава торышы фаразлый

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча

Татарстанда 1 ноябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән томан фаразлана.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртә, аның тизлеге секундына 4-9 метр, ә көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы +3 градустан -2 градуска кадәр тәшкил итә, көндез +2...+7 градус җылы булачак.