Тарих аның гомерлек мәхәббәте
Казан археологиясенең легендасы – Наталья Аксенова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул берничә ел элек кенә Казаннан Күнгә күчеп кайткан. Хәзер Наталья Дмитриевна бертуганының кызы Елена Аксенова белән авылда яши. Аның янына туганнары гына түгел, ә элеккеге хезмәттәшләре, Казан уку йортларының фәнни хезмәткәрләре, археологлар да кайтып йөри.
Наталья Аксенованы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, Күн авыл җирлеге вәкилләре, шулай ук ТР археология институтыннан кунаклар котлады.
Ул бөтен гомерен Татарстанның үткәнен, аның тарихын өйрәнүгә багышлаган, Казан Кремлендә һәм Болгарда казу эшләрендә катнашкан, әлеге темага егермедән артык эш язган.
Ә болар барысы да тарих, музейлар, туган ягының үткәне белән кызыксыну, мавыгудан башланган. Мәктәпне тәмамлаганда Наталья инде ныклы карарга килгән булган һәм кем булачагын төгәл белгән.
– Мине барысы да табиб булырга кыстады, әмма мин археолог булам дигән карарымны үзгәртмәдем, нык тордым, – дип искә ала Наталья Дмитриевна.
Шуңа да ул КДУга укырга керә, анда тарих укытучысы һөнәрен үзләштерә. Университетны тәмамлаганнан соң яшь укытучыны Себергә мәктәпкә укытучы итеп эшкә билгелиләр. Дүрт елдан соң ул Казанга әйләнеп кайта, туган шәһәрендә укытучы булып эшли башлый, яраткан эше белән шөгыльләнә, укучыларында тарихка мәхәббәт тәрбияли. Каникул вакытларын да казу эшләрендә, музейларда үткәрә, анда аңа танылган совет галимнәре, археологлары белән эшләргә туры килә.
Кыз үзендә фәнни хезмәткәр булырга һәм аспирантурага укырга керергә көч тапмый, бөтен күңелен тикшерүләргә, экспедицияләргә бирә. Анда, ачык һавада, яңгыр яисә кояш астында ул үзен иркен тоя. Һәм үз фикерен белдереп, хәтта иң абруйлы профессорлар белән бәхәсләшергә әзер була. Нәкъ шулай, теориягә һәм үзе ясаган күзәтүләргә нигезләнеп, ул кайчандыр Идел буе халкы тормышына кагылган берничә ачыш ясый.
- Наталья Дмитриевна - Казан археологиясенең тере легендасы, ул атаклы археологлар белән эшләде, археологик казу эшләрендә катнашты, аның хезмәте Болгар тарихын өйрәнү һәм тергезүдә зур роль уйнады, - дип билгеләп үтә юбиляр хезмәттәшләренең берсе, хәзерге вакытта мәдәният институтының фәнни хезмәткәре Константин Руденко.
Наталья Дмитриевна пенсиягә чыкканчы, унбиш ел дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында эшли. Ул хәзер дә күп кенә кызыклы нәрсәләр турында сөйли, казылмаларда үзенчәлекле археологик табышлар ачкан серләр белән уртаклаша ала.
- Наталья Дмитриевна Аксенованы институтта, музей-тыюлыкта бүген дә хәтерлиләр, - дип сөйли ТР археология институты хезмәткәре Галина Дроздова. - Чөнки ул анда эшләүчеләрнең күбесенең остазы, үрнәк алырлык кеше булды.
Тарихчы бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган, шуңа күрә хәзер аның турында бертуганының кызы Елена Аксенова кайгырта һәм ярдәм итә.
- Наталья Дмитриевна һәрвакыт эш дип яшәде. Мин үзем дә, мәктәп укучысы булган вакытта аның белән археологик экспедицияләргә йөрдем. Ул бүген дә тарих, илебез тормышы белән кызыксына, газеталар укый, - ди Елена. - Әлбәттә, сәламәтлеге инде начарлана бара, әмма ул, бәхеткә, дәртле һәм энергияле булып кала бирә. Без аның тагын озак еллар шундый булып калуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia