Татарстанда яңа атна яңгыр, кар һәм көчле җил белән башланачак
Җәмгыять

Татарстанда яңа атна яңгыр, кар һәм көчле җил белән башланачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан территориясендә явым-төшемнәр һәм көчле җил 14 ноябрьдә дә сакланачак. 

Көн болытлы булачак, урыны белән кыска вакытлы буран чыгуы һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитүе ихтимал. Яңгыр, кар һәм җепшек кар явуы фаразлана, һава температурасы төнлә һәм көндез

-2..+3 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.