Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 19 октябрьдә, Татарстанда яңгырлы һәм шактый салкын һава торышы саклана.
Республикада яңгыр ява. Синоптиклар әйтүенчә, уртача көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш җил фаразлана.
Татарстан буенча көндез – +5, +10 градуска кадәр, Казанда +6, +8 градуска кадәр җылы булачак.