Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

Утырыш видеоконференция режимында узды һәм 2020 елдагы эшләргә йомгак ясауга һәм яңа ел бәйрәмнәре чорында халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

План нигезендә 2020 елда комиссиянең 8 утырышы үткәрелде. 69 мәсьәлә каралды.

Террорчылыкка каршы комиссия үз эшен муниципаль районда оператив төркем белән берлектә төзи, аның белән бергә 5 утырыш үткәрелгән.

Бәйрәмнәр вакытында куркынычсызлыкка килгәндә, утырыш барышында чыршы мәйданчыклары эшли башлаганчы районда комиссия тикшерүләре үткәреләчәк, дип әйтелде. Моннан тыш, кешеләр күпләп була торган урыннар чаралар башланыр алдыннан да тикшереләчәк. Бәйрәм чараларын үткәрү чорында шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналары һәм хокук саклау юнәлешендәге башка иҗтимагый берләшмә вәкилләре җәлеп ителәчәк.

Барлык учреждение һәм оешма җитәкчеләре яңа ел чараларын үткәрү урыннарында пиротехника әйберләрен куллануны булдырмау турында кисәттеләр. Шулай ук шикле предметлар, таныш булмаган затлар һәм автомобильләр булганда да гражданнарның уяу булуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса