Урман гүзәлләрен саклыйк
Бик тиздән Яңа ел җитә. Кышкы сихри бәйрәмнең алыштыргысыз бизәге булып матур итеп бизәлгән чыршы тора. Урман гүзәле безнең өйләребезгә нинди сукмаклар буенча килә икән? Урман һәм полиция хезмәткәрләре белән күңелсез аңлашуларга юлыкмыйча, бәйрәмнең ямен җибәрмичә генә ничек итеп яңа елны каршыларга икән? Ел саен ылыслы яшь агачларны саклап калу максатыннан Питрәч урман хуҗалыгы билгеле бер саклык чаралары күрә.
Район территориясендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең кизү торуы оештырылды һәм ылыслы агачлар өстенлек иткән участокларда патруль маршрутлары билгеләнде. Агачларны, куакларны законсыз кискән, аларга зыян китергән һәм үзбаш кисүдә катнашкан гражданнар һәм оешмалар матди һәм административ җаваплылыкка тартыла. Шәхси затлар моның өчен өч-дүрт мең сумга, вазифаи затлар егерме меңнән кырык мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, ә юридик затлар өчен штраф бөтенләй ике йөздән өч йөз мең сумга кадәр тәшкил итә. Штраф суммасы хокуксыз гамәл кылган урынга да бәйле.
Кәүсәсенең диаметры 12 сантиметрга җитмәгән ылыслы агачларны кискән, яисә аларга зыян салган өчен такса бәясеннән илле тапкырга артыграк күләмдә штраф салына.
Аеруча саклаулы урманнарда һәм участокларда, чыршыга ихтыяҗ иң зур булган декабрь һәм гыйнвар айларына туры килгәндә штраф суммасы ике тапкыр арта.
Шулай булгач, урманда чыршыны кисеп алыргамы әллә инде аны сатып алыргамы икәнен баштан ук ныклап уйларга кирәк. Урман хуҗалыгында хәбәр итүләренчә, базарда урман чыршылары 28 декабрьдән дә иртәрәк булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа